Хөрмәтле Анатолий Петрович, Мамадыш районында яшәүчеләр! Ихлас күңелдән барыгызны да Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм. Туган Татарстаныбыз иминлеге өчен берләшеп һәм актив булып без күпмилләтле Ватаныбызның яңа җиңүләренә үз өлешебезне кертәбез. Батырлык күрсәткән ата-бабаларыбызның мирасы безгә армый-талмый хезмәт итәргә, иң югары максатларга ирешүгә үрнәк булып торалар. Сезнең барыгызга да уңышлар, сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет телим. Р.Н.МИҢНЕХАНОВ, Татарстан Республикасы Президенты.