Пластик – уңга, кәгазь – сулга

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

“Яшьлек“ скверында “Яшел урам“ акциясе кысаларында чара уздырылды. Аның максаты каты көнкүреш калдыкларын аерым җыюга юнәлдерелгән иде. Шуны истә тотып, шәһәрдә биш урында махсус контейнерлар урнаштырылды. Бер контейнер пластик материаллар өчен, икенчесе – кәгазь калдыкларына.

Экология – бүгенге көндә төп проблемаларның берсе булып кала бирә. Тирә-як мохитебезнең чиста булуы сәламәтлегебзгә дә уңай тәэсир ясамыйча калмый. Алга киткән илләрдә бу про- блема инде күптәннән уңай хәл ителгән. Хәер, соңгы елларда бездә бу мәсьәләгә ил, республика һәм җирле җитәкчеләр җитди карыйлар. Мамадышны гына алыйк. Әле күптән түгел генә биологик чистарту корылмалары ачылды. Халыкарасында аңлату эшләре алып бару да эзсез югалмый. Көнкүреш калдыкларын аерым җыю киләчәктә һәркемнең көндәлек мәшәкатенә әверелер, дип ышанасы килә. “Яшьлек“ скверында уздырылган акциягә җыелганнарның зур күпчелеген балаларның тәшкил итүе тикмәгә генә түгел. “Аларны яшьтән экология культурасына өйрәтеп үстерү максатка ярашлы булыр иде,“ – диде чараны ачу тантанасында районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Скверда балалар өчен төрле уеннар, спорт ярышлары оештырылды. Моннан тыш шунда ук макулатура да кабул иттеләр. Аны алып килүчеләргә икенче чимал продукциясе тапшырылды. Шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәптә белем алучы Милена МАКСИМОВА әтисе белән бергә “ВАЗ-2107“ ав- томобиленең багажнигын, салонын шыплап тутырып кәгазь калдыклары алып килгәннәр иде. Моның өчен аңарга “Кырмыскадан аюгача“ исемле экологик тема яктыртылган китап бүләк ителде. Бу көнне мамадышлылардан барлыгы тоннага якын макулатура кабул ителде. Чарада ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет җитәкчесе Таһир Һадиев, Татарстан Экология һәм табигый ре- сурслар министрлыгының Прикамье территориаль идарәсенең дәүләт инспекторы Вадим Мозаффаров, “Чиста булачак“ республика хәрәкәте вәкиле Диләрә Сатикова, шәһәребездә “Яшел урам“ акциясен уздыруны башлап йөрүче Ринат Хаҗиев катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International