Милләтләрне дуслаштырган фестиваль.

2018 елның 4 мае, җомга

Мамадыш өч көн дәвамында “Татарстанның мәдәни мозаикасы“ исеме астында узган республика яшьләр милләтара фестивале үзәгенә әверелде. “Регина“ кунакханә комплексына җыелган, җөмһүриятебезнең төрле югары уку йортларында белем алучы студентлар җыр, бию һәм сугыш темасын чагылдырган шигырьләр уку буенча көч сынаштылар.

Әлеге фестиваль тәүге мәртәбә моннан биш ел элек “Татарстан халыклары ассамблеясы“ республика яшьләренең иҗтимагый оешмасы инициативасы белән уздырыла. Быел исә аны безнең Мамадыш кабул итеп алды. Кунаклар өчен бөтен шартлар да тудырылды. Алар арасында чын сәхнә осталарын да күрергә насыйп булды. Африканың Чад иленнән килгән, бүгенге көндә КАИның беренче курсында белем алучы Марк Джерамбете үзенең концертлары белән республикабызның берничә төбәгендә чыгыш ясаган икән инде. –Яр Чаллы, Менделеевск шәһәрләрендә булдым, берничә авылда чыгыш ясадым. Авылларыгыз бигрәк матур икән. Әле бүген дә алардан алган хисләрдән айный алганым юк. Беләсезме, татарча “Күбәләгем“ җырын да өйрәндем бит әле, – диде ул. Сүзләрен дәлилләп, халкыбызның әлеге җырын җырлап та күрсәтте. Акцент юк диярлек. Гала-концертта француз телендә рэп башкарды ул. Марк Чадта яшәүче сараск кабиләсеннән икән. Төркмәнстаннан килгән Собитжан Хаитов, Махрибан Джумакулыева, Айнур Темирова һәм Багул Гайыпова КФУның Яр Чаллыдагы филиалында белем алалар. Собитҗан төзүче-инженербулырга җыенса, кызлар педагог һөнәрен сайлаганнар. –Без сигез кешелек төркем белән төрекмән биюен башкарачакбыз. Татарстанда төрле илләрдән килгән студентлар, яшьләр арасында шундый фестивальне оештыручыларга, безне бик кунакчыл каршы алган Мамадыш җитәкчеләренә чиксез рәхмәтлебез. Без биредә дуслаштык. Дуслык җепләре киләчәктә дә өзелмәс, дип ышанабыз, – диләр алар. Чыннан да, мәдәният барлык халыкларны, милләтләрне дуслаштыра, дигән гыйбарә нигезенең ныклыгына тагын бер кат инанасың. Сәхнәдә татар, рус, чуваш милләтләреннән башка, гарәпләр, әрмәннәр, таҗиклар, казахлар, үзбәкләр, Африка континентында яшәүче милләтләр вәкилләренең җыр-моңнарын, милли биюләрен караганнан соң, аларның менә дигән җырчылар, биючеләр генә түгел, үз халыкларының милли-мәдәни йолаларын саклаучылар да икәнлеген ике сәгать дәвам иткән тамашада күрергә насыйп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International