ӘЙ, ЧИБӘР, ТОТ РУЛЬНЕ ТУРЫ...

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Хатын-кызның руль артына утыруы белән бәйле мәзәкләр хәттин ашкан. Шуларның берсен сезнең игътибарга тәкъдим итәм. Бер автомәктәптә кыз балага инструктор: “Тормозга бас та машинаны туктат“, – дигәч, туташ тормоз педаленә куллары белән үрелә башлаган. “Син нишлисең? Аягың белән бас“, – дигәч, “Минем аяклар икәү генә ич, берсе – газда икенчесе – аергыч педалендә“, – дип әйткән ди. Бүген гүзәл затларыбыз арасында кайсы педальнең нәрсә өчен кирәклеген белмәүчеләр юктыр, анысы. Гомумән, хатын-кызларның руль артына утыру-утырмау турындагы сорауның куелышын мин аңлап җиткермим. Моның белән без хатын-кызларны кимсетмибезме? Аларга карата дискриминация булмасын инде бу. Күмер чыгарганда, домна мичләрендә тимер койганда, йортлар төзегәндә, космоска очканда һәм тагын ирләр генә күтәрә алырлык эшләрне башкарганда: “Матурым, читкә китеп тор, бу иратлар эше“, – дип берәр “джентельмен“ әйткәне булды микән заманында? Ә менә юлда очраган машина руле артында гүзәл затларны никтер ир-ат бик авырсынып кабул итә. Нигә әле син кешелекнең икенче яртысын алай бик яклыйсың, диючеләр дә булыр. Иманым камил, бүгенге нанотехнологияләр чорында интернет челтәрендә хатын-кызның машинасын парковкага куя алмаган видеоларны күрмәүчеләр сирәктер. Әмма аларның зур күпчелеген хатын-кыз төшерми. Зур шәһәрләрдә күпкатлы йортларда яшәүчеләр балконга тәмәке тар- тырга, яисә өендәге ыгы-зыгыдан арынып, саф һава суларга чыккан җиреннән бөтен дөньясын онытып, ир-ат төшерә. Ул видеоларга комментарийларны укысаң, я көлергә кирәк, я кычкырып еларга. Хатын-кызның аның ише вак-төяк белән булышырга вакыты да юктыр инде. Интернет димәктән, анда ир-атларның “батырлыкларын“ сурәтләүче видеоязмаларны да хәттин табарга була. Юл бирмәгән өчен дөмбәсләшкәннәрне дә, шуның өчен ачуларын машиналарның тәрәзәләрен ватып үч алучыларны да, светофорның кызыл уты янганчы өлгерәм, дип, маңгайга-маңгай сөзешкәннәрне дә, “лежащий полицейскиларга“ игътибар бирмичә, җәяүлеләрне футбол тубы кебек бәреп очырганнарны да. Статистика хатын-кызның, ир-ат белән чагыштырганда, юл фаҗигаләренә сирәк очравын, машинаны сак йөртүен күрсәтә. Моны, хатын-кыз балаларын уйлый, югалтырлык мөлкәте күп, дип аңлатырга булыр иде. Ә менә кайбер ир-атлар өй, фатир ишегеннән чыкса, үзләрен инде буйдак егет кебек хис итәләр, нинди дә булса “батырлык“ күрсәтәсе килә башлый. Руль артында утыручыларны затларга бүлү дөрес түгелдер, дип уйлыйм. Аларны ике генә төркемгә бүләргә кирәк: оста йөртүчеләр һәм йөртә белмәүчеләр. Соңгыларына бүләк ителгән машинада йөрүчеләрне кертер идем. Ә менә андыйлар арасында хатын-кызларның күбрәк булуын танырга кирәк. Алар минеке кебек унөч еллык “стажы“ булган “десяткада“ йөрмиләр шул: зур күпчелеге – “иномарка“ларда җилдерә. Көннәр җылыткач, иртәнге чәйдән соң балконга чыгып, тәмәке (шул явыздан һаман котылып булмый әле) тарта торган гадәтем бар. Бер сигаретны төтәтеп бетергәнче, мин яши торган Ленин урамындагы йорт яныннан дистәдән артык машина выжылдап узып китә. Шуларның яртысында диярлек руль артына гүзәл затлар утырган булыр...

АВТОРДАН: әлеге тема моның белән генә чикләнмәячәк. Газета укучыларыбыздан, руль артында йөрүче гүзәл затларыбыздан, бу темага багышланган язмаларны көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International