АЛТЫН ХЕТ-ТРЕК.

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Татарстанда балалар хоккее тарихында бер коллективның бер сезонда берьюлы өч җиңүгә ирешкәне булмады.

“Олимп-2003“ исә барысын да уздырды. Агымдагы сезонда “Алтын алка“ уеннарының Татарстан этабын уңышлы узып, күптән түгел генә Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәрендә Бөтенроссия этабында җиңү яулады ул. Узган шимбәдә республика беренчелегенең плей-оффында хоккейчыларыбыз бүгенге көндә үзләренә тиңнәр юклыгын тагын бер мәртәбә дәлилләделәр. Мамадышның Боз сараенда җөмһүриятебез беренчелеген яулар өчен безнекеләрдән тыш Зәйнең “Яшьлек“, Казанның “Стрела“ һәм Уфаның Азаматов исемендәге хоккей мәктәбе командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә, “Олимп“ ярымфиналда казанлылар- ны бирелдереп, хәлиткеч очрашуда уфалыларга каршы уйнады. Тугандаш республика башкаласы хоккейчылары да егетләребезгә бирелергә мәҗбүр булдылар. Шулай итеп, командабыз Татарстан беренчелегендә чираттагы җиңүен яулады. “Олимп-2003“ агымдагы сезонда өч тап- кыр җиңүгә иреште. Безнең Тимур Мотыйгуллин турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы капкачы, Артем Рязанов һөҗүмче исемнәренә лаек булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International