Тәрбиячеләр Мамадышта көч сынашты.

2018 елның 7 апреле, шимбә

Конкурсның максатына килгәндә, ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында юл травматизмын кисәтү һәм аларны юл йөрү кагыйдәләренә һәм күнекмәләренә өйрәтү кысаларында үткәрелә. Әлеге чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе, ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе, Тормыш иминлеге фәнни үзәге тарафыннан оештырыла. Конкурс финалы кысаларында балаларның юлда транспорт белән бәйле һәлакәтләргә очрап имгәнүләрен профилактикалау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә дә уздырылды. Әйтергә кирәк, соңгы елларда торак пунктларында, трассаларда техникаларның саны күзгә күренеп артуы проблемалыга әверелде. Төрле мәгълүмат чыганакларында көн саен диярлек әле бер җирдә, әле икенче урында кешеләрнең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләре турында тәкрарлап торалар. Ни кызганыч, һәлак булучылар, төрле тән җәрәхәтләре алучылар арасында кечкенә балаларның да булуы күңелне борчый. Шуңа күрә бүген, бу про- блеманы җиңеләйтү максатында, мәктәпкәчә яшьтәге һәм балалар белем ала торган учреждениеләрдә юл йөрү кагыйдәләрен өй- рәнүгә игътибар нык артты. Бу тәрбиячеләрдән һәм педагоглардан зур җаваплылык сорый. Шуңа күрә республика җитәкчелеге, ЮХИДИ хезмәте балалар бакчаларын, мәктәпләрне әлеге темага багышланган әсбаплар, төрле кирәк-яраклар белән тәэмин итүгә аз чыгымнар тотмый. Конкурсның финал өлешенә килгәндә, анда мәктәпкәчә яшьтәге 59 учреждение һәм 52 район, шәһәр смотр-конкурсларында җиңүчеләр катнашты. Конкурсантларга юл йөрү кагыйдәләрен белгәнлекләрен исбатлау өчен имтихан тапшырырга туры килде. Аннары алар мәртәбәле жюри каршында балалар белән әлеге темага багышланган дәресләр уздырдылар. Икенче көнне конкурс финалы кысаларында семинар-киңәшмә үтте. Шулай ук бу көнне инспекторлар, Татарстан юл хәрәкәте иминлеге фонды дирекциясе филиаллары җитәкчеләре, мәктәпкәчә тәрбия бирү хезмәткәрләре, тәҗрибә уртаклашу, балаларга юл йөрү иминлеге күнекмәләрен өйрәтү максатыннан, балалар бакчаларында булдылар. Мәдәният йортында чараның йомгаклау өлеше үтте. Юлларда балаларның куркынычсызлыгы темасына багышланган семинар-киңәшмәдә районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы буенча юл хәрәкәте иминлегенең баш дәүләт инспек- торы Ленар Габрахманов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Ан- дреев, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ ГБУ директоры Рифкать Миңнеханов, “Тормыш куркынычсызлыгы фәнни үзәге“ ГБУ директоры Роза Әхмәдиева, ТРда балалар хокуклары буен- ча уполномоченный урынбасары Эльвира Сафина, Казан педагогия көллияте директоры Анфиса Җәләлова, шәһәрдәге “Ләйсән“ балалар бакчасы мөдире Миләүшә Заһидуллина чыгышлары тыңланды.Бүләкләнүчеләргә килгәндә, безнең “Бәләкәч“ балалар бакчасы авыл мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре арасында икенче урынга лаек булды. Моннан тыш район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Гөлгенә Нәгыймова, “Бәләкәч“, “Әкият“, “Теремок“ “Ләйсән“, “Радуга“ балалар бакчалары мөдирләре Резедә Закиро- ва, Алсу Хисамова, Хәбирә Фәизова, Миләүшә Заһидуллина, Наталья Мартынова – Татарстан Мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Резедә Нәкыйп кызы, Наталья Геннадьевна “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ дәүләт бюджет учреждениесенең Мамадыш районындагы профилактика бүлекчәсе начальнигы Лилия Никифорова белән берлектә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International