Йомырка җыяр көн җитә.

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Иманым камил, авылларда балалар аз калса да, бу бәйрәмне көтеп алмаганы сирәктер. Аларга шәһәрдән кайтканнары да кушыла әле. Мин үзем әле дә иң якын туганнарыма кереп, аларны бәйрәм белән котлыйм, хәләхвәлләрен белешәм. Моның өчен авыл буйлап, шактый араны узарга туры килә. Иртән иртүк каршыга кулларына инде шактый йомырка белән тулган төрле сумкалар, пакетлар тоткан балалар очрый. Аларны күргәч, үземнең бала-чагым искә төшә. Элек тә, хәзер дә һәр йорт хуҗалары үзләренә иң беренче булып малай кешенең керүен көтә. Чөнки аның керүен яхшыга юрыйлар, Оло көн димәк, алда муллык көтә дигән сүз. Бусагадан атлап керүгә баланы мендәргә утырталар. Аңа буялган йомырка бирәләр, капчыгына кәнфит-прәннек тә салалар. Бәйрәмнең иң гүзәл мизгеле ул йортка кергәч: “Христос терелеп торган!” — дип дәшү. Аңа каршы: “Чынлап терелеп торган”, — дип җавап бирәләр. Без малай чакларда кергән йотларда Алланы зурлауга багышланган төрле такмаклар сөйли идек. Кайбер төбәкләрдә өйгә иң беренче кергән баланы бусагага яки каз оясына утыртып “черләтү” гадәте сакланган. “Чер-чер” килеп, каз бәбкәләрегез, чебиләрегез күп булсын, дип теләкләр әйттергәннәр. Аннан соң Оло көн алдыннан гаиләнең барлык балалары җыелышып, өйне юып чыгаралар. Монысы язгы яңарыш белән бәйле. Шунысы сөенечле, бүген безнең төбәктә бәйрәм көнне иң беренче булып Юкәче авылындагы чиркәүгә келәүгә бару мөмкинлеге бар. Хәзер келәүгә аруландырырга дип куличларны, буялган йомыркаларны да алып баралар. Олы Ураза тоткан кешеләр дә, тотмаганнары да шул әйберләрдән иң беренче булып авыз итә. Туганнар бер-берсенә кунакка йөрешү гадәте дә акрынлап кына тормышыбызга кайта башлады. Озак күрешми торган кешеләр дә нәкъ менә шушы көннәрдә кунакка килеп төшәргә мөмкин. Кунаклар өчен мул итеп табын әзерләнә. Буялган йомырка иң зур сый санала.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International