Татарстанда эшкуарлар өчен беренче республика җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе эшли башлады.

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Эшкуарларның уңайлыгы өчен Икътисад министрлыгында республика җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе эшли башлады, ул берничә элемтә каналын үз эченә ала. Хәзер Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев белән аралашу өчен, кайнар линия телефоныннан һәм Гражданнарны кабул итү көненнән тыш, Telegram мессенджеры эшли башлады. Мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен элемтәнең башка каналлары да тоташтырылды:

- кайнар линия телефоны  (843) 524-90-90;

- Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында интернет кабул итү бүлмәсе

http://mert.tatarstan.ru/rus/priem.htm

- телеграмм канал @mineconom16

- республиканың барлык районнарында яшәүчеләр өчен видео-конференция элемтәсе. (843) 524-91-11 телефоны буенча алдан язылу таләп ителә

- Гражданнарны кабул итү көне (һәр сишәмбе, алдан язылу - (843) 524-91-11 телефоны буенча);

- Ачык ишекләр көне (иң якыны 2 апрельдә Эшкуар йортында булачак: Казан ш., Петербург ур., 28 нче й.)

- Партнер көне. Эшкуарларның ТР икътисад министры белән очрашу һәм аңа "рәсми булмаган шартларда" сорау бирү мөмкинлеге булачак;

- күпфункцияле үзәкләрдә эшли башлаган "МИНИСТРГА ЯЗ" тәрәзәсе.  Барлык мөрәҗәгатьләр дә икътисад министрына юллана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International