2018 елның 23 мартында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Хәния һәм Илшат Бинковларның 5-нче малайлары тууны рәсми рәвештә теркәделәр. Малайга “Раяз” дип исем куштылар. “Раяз” – “тиз”, “җитез” дип тәрҗемә ителә. Бәхетле ата-анага туу таныклыгы һәм котлау открыткасы тапшырылды. Бинковлар гаиләсенә бәхет, шатлык һәм үзара аңлашу теләп калабыз! Сабыйларыгыз сезне сөендереп кенә торсыннар!