Коръән сүрәләре күңелне иркәли.

2018 елның 23 марты, җомга

24нче мартта Мамадыш мәдрәсәсендә балалар һәм өлкәннәр арасында Коръән сүрәләрен уку буенча район бәйгесе булып узды. Әлеге чараны Мамадыш мәдрәсәсе оештырды. Районыбызның күп авылларыннан Коръәнне иң яхшы белгән берәр яшь һәм өлкән катнашучы чыгыш ясады.

Бәйге мәдрәсәнең җылы һәм мөселманнар өчен бик тә уңайлы бинасында үтте. Биредә катнашучылар өчен дә, кунакларны һәм балаларын тыңларга дип махсус килгән әти-әниләр өчен дә бина иркен һәм җайлы. Мәдрәсә директоры Габдрахман ХӘБИБУЛЛИН, катнашучыларның барысына да уңышлар теләп, ярышны башлап җибәрде. Җанга рәхәт монда, балаларның Коръән сүрәләре көймоңнары тәннең бөтен күзәнәкләренә үтеп керә, күңелне иркәли. Үзебез киемебезне, тәнебезне чистартып килсәк, биредә җаныбыз сафлана. Балаларны тыңлаганда бигрәк тә рәхәт. Күңелне сөенеч, шатлык хисләре били. Бәхеткә, Коръән уку бәйгеләрендә һәрвакыт шулай. Балалар артыннан бисмилланы, сүрәләрне каткат кабатладым. Чыгыш ясаган баланың һәркайсына көч биреп утырды тамашачы булып килгәннәр. Милләтебезне саклап килүче Ислам диненең киңрәк таралуын, халкыбызның торган саен иманга килүен күреп күңел сөенә. Шушы бәйгегә килгән балаларга карап сокланып туймаслык. Жюри әгъзалары балаларның Коръәнне тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, дөрес итеп яттан сөйләүләренә игътибар итте. Бәйге, гадәттәгечә, ир һәм кыз балалар, ирләр, хатыннар өчен аерым узды. Жюри әгъзалары нәтиҗә чыгарганда Түбән Якедән Хәтимә СОЛТАНАЕВА үтемле вәгазь сөйләде. Коръән сүрәләрен яттан сөйләп ул бүләккә ия булды. Балалар арасында–кызлардан: I урында – Мәрьям ХӘБИБУЛЛИНА (Мамадыш), II урында – Гүзәл НИЗАМО- ВА (Яңа Комазан), III урында – Алсу ШӘЙХЕТДИНОВА (Мамадыш). Өлкәннәр арасында хатын-кызлардан: I урында – Роза СӘЕТОВА (Мамадыш); II урында – Гөлназ ШАҺИНУРОВА (“Мама- дыш” совхозы бистәсе), III урында – Наилә ДӘҮЛӘТШИНА (Кама урман хуҗа- лыгы). Иң өлкән катнашучы Фәүзия ЗАКИРОВА да (Катмыш) бүләккә ия булды. Ир балалар арасында: I урында – Әбделгазиз ГАРИПОВ (Мамадыш), II урында – Ислам НИЗАМОВ (Яңа Комазан), III урында – Гомәр ӘХМӘТГАЛИЕВ (“Мамадыш” совхозы бистәсе). Ир-атлардан: I урында – Илдус АХУНОВ (Мамадыш), II урында – Хәлим СӨНГА- ТОВ (Кече Кирмән), III урында – Рафис ШӘЙДУЛЛИН (Кече Сон). Урын алучыларга кыйммәтле һәм акчалата бүләкләр тапшырылды, һәр катнашучы да истәлекле бүләкләргә лаек булды. “Әлеге чараны даими төстә дәвам итәргә кирәк“,– диде Габдрахман хәзрәт. – Катнашучыларның саны, әзерлекләре елдан-ел үсүе сөендерә. Бәйгенең нәтиҗәсе дә, дәрәҗәсе дә арта бара, – диде район мөхтәсибе Илһам хәзрәт МИННЕГАЛИЕВ. Коръән укучылар бәйгесе матур тәмамланып, чәй өстәле артында дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International