Спорт гаиләләрне берләштерә

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Мамадышта “ГТОга бөтен гаилә белән“ исеме астында гаиләләр арасында уеннарның муниципаль этабы узды. Аңа “Олимп“ балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә старт бирелде һәм ул Түбән Ушмада чаңгы юлларында тәмамланды. Бәйгеләр “Без бергә“ (“Мы вместе“) республика проекты форматында үткәрелде. Ярышларга сигез гаилә килергә тиеш иде. Әмма аларның бишесе генә катнашты. Алар районыбызда иң яхшы спорт гаиләләреннән саналалар. Балалары спорт сөючеләргә яхшы таныш булса, әти-әниләре белән бәйгеләрдә якыннан таныштылар. –ГТО ил буйлап 2014нчеелдан “атлый“ инде. Тагын ике елдан аның нормаларын тапшыруга зурлар да кушылды. Быелдан исә “ГТОга бөтен гаилә белән“ исеме астында гаиләләр арасында уеннар проекты гамәлгә кертелде, – ди район мәгариф бүлеге методисты Лариса Габитова. – Балалар да, зурлар да алты төрдән нормативлар тапшырдылар: идәннән этелү, турникта тартылу, урыннан ераклыкка сикерү, иелү, гәүдәне күтәрү, 50 метрга йөзү, чаң- гыда 1,5-2 километр арада узышу. Муниципаль этапта җиңүчеләр 30нчы марттан 1нче апрельгәчә Казанда республика этабында катнашачаклар. Бәйге нәтиҗәләре буенча шәһәрдәге 2нче санлы лицей өчен чыгыш ясаган КУЗНЕЦОВЛАР гаиләсе җиңүче булды. ХӘМИТОВлар (1нче санлы мәктәп) белән ХӘЙРУЛЛИНнар (Олыяз лицее) икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International