Дуслаштыручы, берләштерүче спорт бәйрәме

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Ватанны саклаучылар көнендә Түбән Ушмада “Сәламәтлек“ кышкы спорт уеннары узды. Аларның максаты – авылда яшәүчеләрне спортка тарту, спорт өлкәсендә үсәр өчен мөмкинлекләр тудыру. Бәйгеләрдә безнең “АПК “Азык-төлек программасы“, Кукмара районының “Урал“ җәмгыятенең – ике, “Восток“ һәм “Вахит“ хуҗалыклары командалары катнашты.

Авылда яшәүчеләр, һичшиксез – эшчән халык. Кайда ничектер, безнең “АПК “Азык-төлек программасы“ җитәкчелеге спортка зур игътибар бирә. Биредә хезмәт куючылардан сәламәт тормыш рәвеше алып бару да таләп ителә. Ярышларның эчтәлеге уртача булыр дип көткәннәр нык ялгышты. Ә бит шундый ярыш-бәйгеләрдә булачак чемпионнар үзләрен күрсәтә, зур җиңүләр өчен нигез салына. Шулай булгач, бар көчеңне бирмичә, тырышмыйча мөмкинме соң? Ләкин ярыш, көрәш ул әле дошманлык, дигән сүз түгел бит. Көндәшләреңне җиңү, үз командаңа тиешле баллар китерү теләге дә бар бит әле. Мондый уеннарда спортчылар бер-берләре белән аралашалар, хәтта дуслашалар да. Бәйгеләрнең оештырылышына да тел-теш тидерерлек булмады. –Мондый ярышларны без үзебезнең хуҗалыкта моннан унөч ел элек оештыра башлаган идек. Хәзер алар бик популярлашып киттеләр. Спортка, мәдәниятка, иганәчелеккә мөмкинлегең бар икән, акчаны кызганмаска кирәк. Былтыр хуҗалык төрле социаль юнәлештәге чараларга 12 миллион сум акча тотты. Шуларның берсе – шушы кышкы спорт уеннары. Тора-бара ярышлар райондагы башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрен дә кызыксындыра башлады. Сезнең “Азык-төлек программасы“ агросәнәгать компаниясе командасы быел өченче мәртәбә әлеге чарада катнаша. Аның җитәкчесе Рифат Мәхмүтович Мотыйгуллинга, уеннарны оештыручыларга рәхмәтебез чиксез, – ди Кукмара районының “Вахит“ хуҗалыгы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов. Быелгы кышкы уеннарда авыл җирлекләрендә даими пропискада булган олысы-кечесе катнашты: механизаторлар, тер- лекчеләр, техник хезмәткәрләр, мәктәп укучылары, бюджет учреждениеләрендә хезмәт куючылар... Хәтта җитәкчеләр дә читтә калмады. Хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары үзләрен мәргәнлектә сынадылар. Бу төрдә “АПК “Азык-төлек программасы“ командасына тиңнәр булмады.

Бухгалтерия хезмәткәрләренә дә дартста төзлеккә сынау тотарга туры килде. Әлеге төрдә безнекеләр икенче урынны алдылар. Гомумән, Түбән Ушманың “Дуслык“ спорт комплексында, урта мәктәбендә, мәдәният йортында, чын мәгънәсендә, кискен бәйгеләр барды. Спортчыларның бер-берләре өчен ихлас күңелдән җан атуларын да, теге яки бу төрдә көндәшләренә оттырганнан соң, күңел төшенкелегенә бирелү мизгелләрен дә күрергә насыйп булды. Ярышларны оештыручылар һава торышына да игътибар бирделәр. Чаңгычылар, иртән салкын булу сәбәпле, трассага соңрак чыктылар. Ә менә икенче-өченче урын өчен уйнаган хоккейчыларны исә бернинди дә суыклык куркытмады. Безнекеләр бу очрашуда Кукмара районының “Урал“ командасына оттырып, өченче урынны яуладылар. Гомумкоманда беренчелегенә килгәндә, мәйдан хуҗалары җиңү яуладылар. “Вахит“ һәм “Восток“ хуҗалыклары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Җиңү- челәргә дипломнар, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International