Җирне яки төзелешне кадастр исәпкә алу өчен тиешле документларны алдан тишерү мөмкинлеге бар

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Кадастр инженеры эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча әзерләнгән һәм теркәү органнарына XML-файллары форматында тапшырылган  межалау һәм техник планнар еш кына хаталы булырга, тиешле таләпләргә туры килмәскә мөмкин.

Шул сәбәпле исәпкә алуда каршылыклар килеп чыга да. Әгәр алдан тиешле документларны тикшергән очракта, мондый проблемадан качып була. 

ТР буенча Кадастр палатасы белгечләре өлешчә дә, шулай ук киңәйтелгән тикшерү дә уздыра ала. Күчемсез милек объектларына хокукка ия затларның  XML-документының дөрес тутырылышын ягъни җир участогының, капиталь төзелеш объектының күрсәтелгән чикләре төгәллеген тикшерү мөмкинлеге бар.

Киңәйтелгән тикшерү барышында документлар эчтәлегендә киткән хаталар, җир участокларының, территориаль зоналарның, торак пунктларның дөрес үлчәнмәгәнлеге, шулай ук XML – файлларның дөрес тутырылмаганлыгы да ачыклана.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 533-10-48.

Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең  дәүләт бюджет оешмасы Федераль кадастр палатасының Татарстан Республикасы буенча филиалы мәгълумат үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International