Әлмәт шәһәрендә «Ел казанышлары – 2017” студентлар үзидарәсе республика бәйгесендә җиңүчеләрне котладылар.
Әлеге бәйгедә республика һөнәри белем бирү йортлары студентлары катнашты. Конкурста катнашу өчен 87 уку йортыннан (350гә якын студенттан) гариза кергән. Бәйгедә җиңүчеләр арасында Мамадыш политехник колледжы коллективы да бар. "Студентларның проектлары" номинциясендә җиңүне "Хәтер" отряды яулаган.