Ярыш төрләре артты

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Дүшәмбе көнне Ярыш төрләре артты районыбыз башлыгы Анатолий Иванов үткәргән планлаштыру киңәшмәсендә предприятиеләр- оешмалар һәм бюджет учреждениеләре арасында узган ел барган спартакиадада призлы урыннарны алган командаларны бүләкләделәр. Быелгысы да мини-футбол ярышлары белән башланып китте инде. Шушы уңайдан без район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы ТАҺИР ГАЛИМХАНОВка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

–Таһир Әхмәдуллович, әлеге спартакиадада аеруча активлыклары белән аерылып торучылар да бармы? –Узган елгы спартакиадада предприятиеләр һәм оешмалар арасында беренче урынны электрчылар – “Челтәр компаниясе“ яулады. Өченче ел рәттән мондый дәрәҗәгә ирешәләр инде алар. Ярышлар унбер төр буенча үткәрелгән иде. Чаңгыда узышуда, волейболда – беренче; шахматта, спорт гаиләсендә – икенче; гер спортында һәм җиңел атлетикада – өченче; мини-футболда, җиңел атле- тика кроссында дүртенче урынны яулаган булганнар алар. Рафаил Габделхәевич үзе – чын спортчы бит. “Татавтодор“ филиалын җитәкләгәндә дә коллективы беренче урыннарга чыга иде. Предприятиеләр һәм оешмалар арасында “АПК “Азык-төлек программасы“ – икенче, “Татав- тодор“ филиалы өченче урынга чыктылар. Ә бюджет учреждениеләре арасында җиңүче – торак-коррекцияләү мәктәбе, 3нче мәктәп – икенче, икенче лицей өченче урында. Торак-коррекцияләү мәктәбе коллективы мини-футбол, җиңел атлетика, җиңел атлетика эстафетасы, спорт гаиләсе төрләре буенча беренче урыннарны яулады. Алар икенче һәм өченче урыннарны алган командалардан гомуми очколар саны буенча нык аерылып торалар. Ә өченче санлы мәктәп икенче лицейдан бер очко аермасы белән генә өстен чыкты. –Әлеге җиңүче командалардан тыш тагын кайсы коллективлар активлыклары буенча башкаларга үрнәк итеп куярлык? –Спирт заводы, газчылар, “Төзүсервис“, район мәгариф һәм мәдәният бүлекләре, дүртенче һәм беренче санлы, Красная Горка мәктәпләре, политехник көллият, район башкарма комитеты командалары–әнә шундыйлардан. Шактый гына хезмәт коллективларында аерым командалар туплау мөмкинлеге юк. Шуңа күрә аларны берләштерә башладык. Быел без – район яшьләр эшләре спорт бүлеге дә аерым команда булып чыгыш ясаячакбыз. –Спартакиадада ярышлар төрләре үзгәрешсез сакланамы? –Быел бер төргә артты – хатын-кызлар командаларының волейбол ярышын өстәдек. Элек ир-егетләр һәм хатын-кызлар бер команда булып уйныйлар иде. Ә дартсны хатын-кызларның ГТО тапшыруына алыштырдык. Быел да кечкенә учреждениеләр берләшкән командаларда чыгыш ясаячаклар. Бу – спартакиадага күбрәк кешене җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. –Аның ярышларында катнашучы кешеләр саны барысы күпмегә җыела икән? –Бер мең кешедән артып китә. Аларның кайберләре берничә төр ярышларда катнашалар. Бер генә төрдә чыгыш ясаучылар да бар. Без бөтенесенә сөенәбез. Спорт һәм физкультура – сәламәтлек чыгана- гы, халык белән аралашу, үзеңнең осталыгыңны күрсәтү. –Элекке елларда командага читтән кешеләр алып кайтулары колакка чалынгалый иде. Бу хәзер ничек куелган? –Андый очрак була икән, команданы спартакиададан төшереп калдырабыз. Шуңа күрә Спартакиаданың нигезләмәсендә (положениесендә) дә ярышларда катнашучыларның паспортларында Мамадыш шәһәре яки районы пропискасы булырга тиеш, диелгән. Ярышларга заявка белән бергә, һәр катнашучының хезмәт кенәгәсенең күчермәсен дә тапшыруларын таләп итәбез. Ярышларга мәктәп укучылары, политехник көллият студентлары кертелми. –Җиңүче командаларга би- релә торган премияләрнең күләмнәре үзгәрмәдеме? –Алар элеккечә калды. Беренче урынга чыккан командаларга, кубок һәм диплом белән бергә, унике, икенчегә – ун, өченчегә –сигез мең сум премия бирелә. Әңгәмәне МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International