Язын-көзен Мамадышка – Кече Кирмән аша

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Район авыл җирлекләрендә ел саен уздырыла торган авыл җыеннары старт алды. Гадәттә, аның кысаларында ел дәвамында җирлектә башкарылган эшләрне анализлыйлар, мөһим проблемалар күтәрәләр һәм алдагы чорга бурыч-максатлар билгелиләр. Агымдагы ел башында шундый җыеннарның беренчесе Югары Ушма авыл җирлегендә узды. Аның эшендә район башлыгы Анатолий Иванов та катнашты.

Җирлек башлыгы Муса Хуҗаҗанов халык алдында хисап тотып, җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрнең хәл ителешенә тукталды. Җыеннарда чыгышлар һәрвакыт демографик вәзгыятьне анализлаудан башлана. Соңгы елларда төбәктә халыкның нык кимүен түбәндәге саннар да ачык дәлилли. Хуҗалык кенәгәсендә авылларда 299 йорт теркәлгән булса да, аларның бары тик 227сендә генә тормыш гөрли икән. Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге 22 бала бар, 40 бала мәктәптә белем ала. Әлбәттә, зур күпчелекне пенсионерлар (236 кеше) тәшкил итә. Демографик хәлгә килгәндә, былтыр дүрт бала дөньяга аваз салса, 12 кеше гүр иясе булганнар. Хезмәткә яраклы 135 кешенең илледән артыгы Мамадышта һәм башка төбәкләрдә эшлиләр. Бу урынлы да: халык саны кими икән, муниципалитетларга финанслау да аз була, яңа төзелешләр мәсьәләсен күтәрү дә кыенлаша. Төбәктә халык юлсызлыктан интегә. Кайбер торак пунктларында су белән проблемалар булуы ачыкланды. Хәсәнша, Иске Завод, Комазан урманчылыгы авылларында булган очрашуларда болар беренче булып кузгатылды. Мәсәлән, искезаводлылар язгы-көзге пычракларда Мамадашка Кече Кирмән аша, 70 километр юл узып Язын-көзен Мамадышка – Кече Кирмән аша баралар икән. Аннары район үзәк хастаханәсенә Түбән Ушмадагы участок табибы аша барырга кирәк. Авыру, чир бит табигатьнең мәрхәмәтлелеген көтеп тормаска мөмкин. Югары Ушмадан кала башка авылларда яшәүчеләргә уңайсыз һава шартларында шактый араны Түбән Ушмага кадәр тәпиләп узарга туры килә. Иске Казан юлын асфальтлауга районыбыз җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә, анысы. Киләчәктә республикабыз хөкүмәте әлеге проблеманы чишү юлын табар, дип ышанасы килә. Бүген салада тормышны җанландырып җибәрү өчен Татарстанда күпме программалар кабул ител- де: тәвәккәллә дә, җиңне сызганып эшкә кереш кенә. Шул ук терлек асрауны алыйк. Кызганычка каршы, Югары Ушма җирлегендә шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны шактый кимегән. Бүгенге көндә элеккеге авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күпме фермалары тик тора. Алардагы сарайларны бушка диярлек алырга була. Дөрес, биналарны рәткә китерүгә чыгымнар аз тотылмый. Әмма моның өчен дә Татарстанда отышлы программалар гамәлдә йөри. Бүлеп бирелгән акчаларны кире кайтарасы түгел. Кызганычка каршы, Югары Ушма төбәгендә кыюлар табылмаган әле. Яр Чаллы төбәгеннән килгән Хәсән Ягъфәров авылдагы фермага җан өрергә алынды. Бүген ул төбәктә, Әлфәт Котдүсовтан соң, икенче фермер. Хәсән Гомәрович 100 башка исәпләнгән бинаны төзекләндереп, аңа заманча сулыш өрде. Хәзер сарайда 41 баш савым сыеры бар. Көн саен 600 килограмм чама- сы сөт савыла. Биредә өч кешегә эш урыннары булдырылган. Җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итүгә килгәндә, бюджеттан каралган акча гына җитми. Монда өстәмә керем чыганакларының булуы, гражданнар иницивативасы, башлап йөрүе дә мөһим. Соңгы елларда үзарасалым акчалары җирле кайбер проблемаларны хәл итүгә сизелерлек өлеш кертәләр. Кызганычка каршы, 2016нчы елда уздырылган референдумда катнашкан 500 кешенең 408е генә акча бирергә ризалык биргән. Нәтиҗәдә, халыктан 147900 сум акча җыелган. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгәнен кушканнан соң җыелган суммага җирлектә шактый эшләр башкарылган. Җиде авылда да электр энергиясен саклаучы 115 яктырткыч урнаштырылган. Югары Ушма авылында зиратның территориясен агачлардан азат итү, әйләндереп алу эшләрен башлап җибәргәннәр. Быел җыелган үзарасалым акчасының нинди максатларга тотылачагын җирлек башлыгы тәфсилләп сөйләде. Шулай ук җыенда катнашучылар үзләре дә җитәкчеләргә, элеккечә әйтсәк, наказлар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International