Күркә үрчетү – күркәм

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Күркә үстерүне бик четерекле, диләр. Тавык- чебиләргә караганда алар көйсезрәк, дип тә ишеткәнем бар. Менә шул көйсез кошларны үрчетергә алынучылар районыбызда да арта бара. Шуларның берсе – Рәмзил Низамиев Мамадышта яши.

–Рәмзил Гасыймович, күркә үстерергә алынырга нәрсә этәрде? –Пенсиягә чыгар алдыннан табиблар миңа диетик, майсыз ит ашарга куштылар. Күркә ите – шундыйларның берсе. Моннан дүрт ел чамасы ел элек Яшел Үзән районында урнашкан “Осиново“ совхозыннан ун баш ике айлык, авырлыклары инде 2,5әр килограммга җиткән күркә чебие алдым. Әлеге төр кошларны үрчетү буенча бернинди тәҗрибәм дә юк иде. Шуңа күрә китаплар укырга, аларны үрчетүчеләр белән аралашырга туры килде. Аннары, кошлар асрауның тагын бер сәбәбе – пенсиядә тик яту да куркытты. Ни әйтсәң дә, гомеремне авыл хуҗалыгына багышладым. Бер караңгыдан икенчесенә чаклы өйгә кайтып керү юк иде. Эштән туктауга үземне ярык тагарак алдында калгандай хис иттем. Күркәләр үрчетүгә алынуыма бер дә үкенмим. Майдан алып октябрьгәчә гел шулар янында мәш киләм, күңелемә юаныч алам. –Диетик ит дидегез, файдасы нидә аның? –Тез башлары, билләр, буыннар авырту белән изаланган кешеләргә аны ашарга киңәш ителә. –Күркә үстерүнең серләре белән урта- клашсагыз иде. –Иң беренче чиратта, кошның эч китүенә юл куймаска кирәк. Моның өчен ветеринария аптекасыннан тиешле дарулар алдым. Бер чиләккә дүрт-биш төймә дару саласың Шәхси хуҗалык Күркә үрчетү – күркәм Рәмзил Низамиев. Автор фотосы да, шуны кошларга бирәсең. Аннары алар ашауга бик нәзберек тә әле. Рационнары аксымга бай булырга тиеш. Мин моның өчен борчакны, бодайны, арпаны һәм тары- ны бергә кушып тарттырам. Әлеге культуралардан барлыкка килгән катнаш азыкны пешерергә кирәк. Аннары алар 80 процент аксым булган үләннәрдән мәхрүм калмаска тиешләр. Әлеге максатлар өчен бакчамда вика белән люцерна үстерелә. Җәй буена дүрт-биш кат чабып алам мин аларны. Үләннәрне чи килеш бирергә киңәш ителә. Иң мөһиме: яшеллекне күркәләр туйганчы ашасыннар. Күркә, башка кошлар кебек, ирекне ярата. Кич җиттеме, алар югарыга күтәрелергә омтылалар. Шуның өчен бак- чада кошларны тотар өчен махсус урын әзерләдем, аның өсте ябулы. Ә кунаклар өчен метр ярым биеклектә куначалар ясап куйдым. Тагын шунысы игътибарга лаек: күркәне иткә үрчетәм, дисең икән, аның хәрәкәтен чикләргә кирәк. Минем күр- кәләр 3х3 метр зурлыктагы мәйданда то- тылалар. Мондый чикләүләрнең сәбәбе – кошлар бик хәрәкәтчән: бөтен ашаганнары энергия белән чыгып бетәчәк. –Күркә җылылыкны да ярата. Табигать үзенең капризларын җәйге айларда да күрсәтергә мөмкин. –Һава температурасының 16 градус җылылыктан түбән булуы кошларның сәламәтлекләренә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә моны да һәрвакыт истән чыгармаска кирәк. Аннары алар чисталыкны да яраталар. –Бер күркә күпме ит бирә, аларны суйганнан соң нишләтәсез? –Аларны май аеннан үрчетергә тотынам, сентябрь урталарыннан суя башлыйбыз, октябрьдә бу эш төгәлләнә. Ана күркәдән уртача – 20, атасыныкыннан 27шәр килограмм ит чыга. Суйганнан соң итне иттарткычтан чыгарып куябыз. Итле сөякне исә аш өчен аерып алабыз. Шунысына игътибар итәргә кирәк, әлеге кошның сөяге тиз уалучан, аны балта белән чапсаң, кыйпылчыклар күп кала. Мин сөякләрне кул пычкысы белән кисәм. Алай эшләп тә кыйпылчыклардан котылып булмый. Шуңа күрә, аннан аш пешергәндә, башта сөякле итне пешеп җиткәнче суда кайнатабыз, аннары шулпаны сөзеп алабыз һәм ашка кирәкле башка әйберләрне салабыз. –Рәмзил Гасыймович, сезнең “Мулард“ токымлы үрдәкләр дә үрчетүегез турында хәбәр килеп ирешкән иде. –Узган ел берничә баш алырга булдык. Тормыш иптәшем Зөлфия белән моңа үкенмәдек. Аларны тәрбияләү дә җиңел түгел. Шулай булуга карамастан, быел да аларны алырга исәпләп торабыз. –Быелгы елны каршылаганда, табын түрендә әлеге кошлар итеннән әзерләнгән ашамлыкларга да урын түрдән булгандыр? –Әлбәттә, Зөлфия бер бөтен үрдәк эченә алма, башка төрле җиләк-җимешләр тутырып, аны җиңсәгә тыгып, духовкада пешергән иде, бәйрәмгә килгән балалар аның тәменнән телсез кала яздылар. –Дистәләгән күркә, үрдәкне үзегез генә ашап бетермисездер инде? –Әлбәттә, тормыш иптәшем белән миңа дистәгә якын күркә җитә. Сораучылар да бар, балаларга, туган-тумачаларга да бирәбез. –Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә. Әңгәмәдәш – НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International