Шәһәребездә яңа бассейн төзелү уңаеннан, кайберәүләрне “Олимп“ спорт комплексындагысының язмышы борчымыйча калмыйдыр. Стадион-ипподром янындагы объектны агымдагы елның җәендә файдалануга тапшырырга җыеналар. Искесе дә тик тормаячак. “Олимп“тагысын мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен файдаланырга ниятлиләр