19нчы гыйнварда иң зур православие бәйрәмнәренең берсе – Качману билгеләп үтелә.

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

19нчы гыйнварда иң зур православие бәйрәмнәренең берсе – Качману билгеләп үтелә. Традицион чумылулар өчен Мамадыш районында ун иордан хәстәрләнә. Аларның икесе – шәһәребездә (Нократ елгасында һәм “Изге касә“дә). Нократ елгасындагы пляж территориясендәге чумылу бәкесен яктырту, 19нчы гыйнварда, 12.00 сәгатьтә, изге Ксения Римляныни храмында Литургия тәмамлангач була. Шәһәрдәшләребезгә уңайлылык өчен 13.00-17.00 сәгатьләрдә, Юлчылар поселогының соңгы тукталышы яныннан (“Пекин“ кибете) “Изге касә“гә кадәр җәмәгать транспорты йөриячәк. Билет бәясе шәһәр автобусыныкы кебек – 17 сум. Калган чумылу мәйданчыклары–Җөри, Юкәче, Ники- форово, Васильево, Соколка, Тауиле, Владимир, Урманчы авылларында. Массакүләм коену урыннарында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары, полиция һәм медицина хезмәткәрләре кизү торачак. Җылы автобуслар һәм кайнар чәй тәкъдим ителәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International