Түрдәге көяз Чыршыкай үз күчәре тирәсендә әйләнеп тора

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Котельныйның күкләргә ашкан торбасына асылган аллы-гөлле утлар серле җемелдәшеп әллә кайлардан үзенә әйди. Түрдәге көяз Чыршыкай үз күчәре тирәсендә әйләнеп тора. Алагаем дүрт эт җигелгән (иң алдагысының маңгаенда - “мигалка”!) утлы дилбегә Кыш бабай кулынlа... Ә аңа биредә язылган мөрәҗәгать бик җитди: “Дед Мороз, собак гоняя, про футбол не забывай!!! 2018 грядет – Россия, вперед, вперед, вперед!!!!” Монда тасвирланган һәр объект- ның эчтәлегенә төшенү өчен дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар булырга кирәк. 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты–ФИФА тарихта беренче тапкыр Россиянең 11 шәһәрендә үткәрелә. Уеннарның распи- саниесе “Татнефтьарена”ны чагылдырган – “очучы тәлинкә” эченә урнаштырыл- ган. “Һәркемгә уңышлар, иң көчле җиңәчәк!” – дип ассызыклап язып та куйганнар. Кабызылган факел әтәч кулыннан этнекенә күчә. Монысы–Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә февраль аенда үтәчәк кышкы Олимпия уеннары символы. Белгәнебезчә, Россияне аннан читләштерделәр, спорчыларыбыз нейтраль әләм астында чыгыш ясаячаклар. “Олимпийские игры - политические дебаты, Пускай весь мир сплотился против Нас, Российские спортсмены, Не подведите в этот раз!” – дип мөрәҗәгать итәләр аларга. Мәгълүм мультфильмдагы “Ребята! Да- вайте жить дружно!” – дигән язу урынлы һәм актуаль. –Без 14нче ел рәттән әле- ге конкурста беренчелекне яулап киләбез. Идеяләргә гаять бай, иҗади шәхес әтием – Ринат Миннәхмәт улы гомер буе шәһәребездә игълан ителгән һәр бәйгегә җитди карады. 9нчы майдагы парад, җәй көне территорияне бизәү, төзекләндерү, Яңа елга кар сыннары ясау, дисеңме... Мине төптән, тирәнтен итеп уйларга, һәрчак җиңүгә омтылырга ул өйрәтте. Хәзер идеяләрне, текстларны мөстәкыйль уйлыйм. Әлбәттә бик нык эзләнергә, дөнья вакыйгаларына үз карашыбызны ачык әйтергә туры килә. Ә идеяне тормышка ашырырга барыбыз да бергәләшеп чыгабыз. Эшчеләр дә, бухгалтерия дә. Рәссам-скульпторыбыз–Искәндәр Әүһадиев. Карны басудан КамАЗлар белән ташыдык. Һәр сын дүрт метрдан да бәләкәй түгел. Этләрне чаптыручы Кыш бабай Россиягә, Татарстаныбызга, Мамадышыбызга яңа җиңүләр, алгарыш алып килсен. Алга, тик алга гына! – ди предприятие җитәкчесе Раиф Ринат улы Миннәхмәтов. Алар бу бәйгенең дә гран-приен лаеклы яуладылар! Чын җанатар, ватандар, һәммәбезгә һәрчак үрнәк булганнары өчен рәхмәт. АЛСУ СПИРИДОНОВА. Р

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International