Мамадыш муниципаль районы

Асфальтны тишеп чәчәкләр үсә.

14.09.2017

Еш кына журналист башта мәкаләсен яза, аннан соң гына исеме турында баш вата. Мин дә – искәрмә түгел, әмма бу очракта башкача килеп чыкты. “Татавтодор“ АҖнеңМамадыш филиалы территориясенә аяк басуга ук Михаил Боярскийның “Городские Цветы“ җыры исемә төште. Һәм юл хуҗалыгы темасына багышланган язмамны нәкъ менә шушы сүзләрдән башларга карар иттем.

“Җирдәге һәр матурлыкның ниндидерүз табышмагы булгангамы икән...“Әлеге сорау да шул ук җырдан. Замандаш әйтмешли, ул да “темага“. Мөгаен, шәһәрдә бик күпләрне асфальт-бетон заводының чәчәкләр белән бизәлеш буенча эре предприятиеләр арасында беренче урынны алуы гаҗәпләндергәндер!Һәм, дөрестән дә, үзәктән ерактагы, вак таш, ком, төрле характердагыҗитештерү җайланмалары белән тулган территория буларак, аның иңматурларның берсенә әйләнүенәничек сокланмыйсың? Җавабы гади – биредә матурлыкны бик яраталар, бәясен беләләр. Әлеге чәчәкләргәсокланып хозурлангач, административ бинаның холлына кердем. Биредә дәстеналарга урнаштырылган фотокүргәзмәне рәхәтләнеп карадым. Филиалның кош очышы биеклегеннән, төгәлрәге вертолеттан күренеше. Сүз дә юк, әлеге рәсемне алу минем бурычым иде! Бернәрсә әйтеп булмый, гүзәллек!Ә барысы да, Татарстанның юл хуҗалыгында тиңе булмаган акция 2009нчы елда  башланды. “Татавтодор“ берүк вакытта Апаста, Арчада, Мамадышта, Аксубайда, Минзәләдә һәм Түбән Камада югарыҗитештерүчәнлекле  заманча  алты асфальт заводын файдалануга тапшырды. 8 ел узды, Татарстанда хәзер андый заводлар 10 инде. Ул вакытта, 2009нчы елда, Мамадыш филиалының хәзерге директоры Ринат Миннехаҗи улы Салихов Арча районында инженер булып эшли. “Татавтодор“ның җиде ел элекке юбилей альбомын актарганда кызыклы фоторәсемгә юлыктым. Элекке инженерның сүзләре: “Юл инженерының эш урыны – кабинет түгел, ә юл. Юл буе,җырдагы кебек, берүк нәрсәне кабатлыйм: иртәгә кояшлы көн булсачы!“.

Персона - Ринат Салихов

Статус - инженер

Белеме - Казан дәүләт  архитектура-төзү университеты (2006 ел)

Биографиядән факт - Югары  уку йортын  тәмамлагач, “Камдорстрой“да мастер, өлкән мастер булып эшли. Арча филиалына 2009нчы елда чакырыла.

Шөгыльләре -  Өстәл теннисы. Юлчыларның зона ярышларында призер була.        

7 ел узган һәм бөтенесе дәүзгәргән: юл кабинетка алыштырылган, көндәлек мәшәкатьләр дә һава торышы белән генә бәйле түгел. “Акционерлык җәмгыятенең 10 филиалыннан бары тик Түбән Каманыкы белән Мамадышныкы үз районнарына хезмәт күрсәтү белән генә шөгыльләнәләр, бу алар территориясендәге юлларныңозынлыгы аз булмавы турында сөйли. Вазыйфама керешкәч, мондагы масштаблар бик тәэсирләндерде. 350 километр территориаль юлларга хезмәт күрсәтү, боларга өстәп, 110 километр федераль әһәмияттәге автомобиль юллары. Шулай булгач, зур күләмдәге техника һәм штат берәмлеге“, – ди җитәкче. Предприятие территориясендәбыел яңа объектлар җиткерәбашлаганнар. Якындагы айларда филиал янындагы буш территориядә комлы-тозлы катнашмаларны саклау өчен яңа ангарлар җиткереләчәк, булган биналар гына җитми. Без әлеге катнашманы әзерләүнең тулы куәтенә баруының шаһиты да булдык, аның белән дүрт кеше шөгыльләнә иде. Кышка кирәк булган 35 мең тоннаның күп өлеше хәзерләнгән дә иде инде. Аннан тыш, завод территориясендә җылы гараж да төзелә, ул, биредәге водительләр өчен генә түгел, техникага да зур бәйрәм булачак. 

Сентябрь, октябрь – юлчыларның да авыл хуҗалыгындагы урак компаниясенә охшашлы кызу эш вакыты. Салкыннар башланганчы, бөтен объектларны файдалануга тапшырып бетерергә кирәк, ә алар быел, башка еллардагы кебек, Мамадыш филиалында аз түгел. Еш кына без үзебезнең журналистлык материалларыбызда, киң җәелеп тормыйча, “кем һәм кайда юл салу“ факты белән генәчикләнәбез. Бу юлы миңа яңа сыйфатлы юл салу өчен күпме асфальт кирәк булуын ачыклау кызык булып тоелды. 

Ә Мамадыш юлчыларының сыйфатлы юл гына салуларына мине биредә күп тапкыр ышандырдылар. Берәү дә әлеге фактны инкарь итәргә теләми. Ышанасы да килми, сәгатенә 240 тонна асфальт җитештерүгәсәләтле АБЗда бары 5 кеше генә эшли.

Процесс белән Сергей Михайлович Петухов җитәкчелек итә. Ул минем экскурсоводым да булды, асфальт-бетон катнашмасын әзерләүнеңнечкәлекләре белән бәйнә-бәйнәтаныштырды да. Заводны май башында кабызып җибәрәләр һәм ул ноябрь ахырларына кадәр эшләтелә. Кыш көне завод консервацияләнә, ә белгечләре башка эшләргә җәлеп ителә. Тик озакка түгел, март уртасыннан әлеге “гигантка“ техник хезмәт күрсәтүбашлана. 

Минем фәлсәфи соравым аны бераз уңайсызландырды. Бу бер дә сәер түгел, андый һөнәр ияләренең уена мондый сораулар килми дә торгандыр. Әмма ул югалып калмады.

–Мин юлга гашыйк. Ул юк дип күз алдына китерегез. Ул чакта бернинди хәрәкәт тә булмаячак. Хәзерге буын аннан башка яши дә алмаячак. Хәрәкәт – тормыш ул, димәк без кешелекнең тормышын тәэмин итәбез. Шулкадәр гомеремне юл тармагына багышлавыма үкенмим.

Мондый фәлсәфә белән бәхәсләшү авыр.

“Татавтодор“ның Мамадыш филиалында эшләүче 180 кешенең хезмәтттәшләре фикере белән килешүе бигрәк тә яхшы. Рухи яктан сәламәт коллектив тагын йөзәрләгән километр сыйфатлы юллар төзиячәк әле!  

 

 






Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования